Бүген җанда бәхет гармун уйный!…

Бүген җанда бәхет гармун уйный!
Эчем-тышым сөю нуры гына!
Хатын-кызның яше булмый икән —
Була аның туган елы гына!

Кадерлерәк гомер! Яратуга
Баштанаяк чумам. Шул гына!..
Гел яшәрә барам. Күңел белән.
Һәм…үрелеп карыйм улыма!..

Яшем түгел. Кулмэк итәгемә
Чиккән йолдыз арта барганда
Кем гаепле?! Миңа җитешалмый
Ярсу язлар артта калганга?!

Җанда җылы дөнья җылытырлык!
Бар җиһанны җәннәт итәрлек!
Тик… сезне әйтмим. Минем үз-үземне
Яратмаган чаклар җитәрлек…

Тамчы-тамчы җыям таң чыгыннан-
Бәхет төшми миңа ишелеп.
Шарәб түгел, һава сулаганнан
Гомер буе йөрим исереп…

Дошман түгел. Якын күргән дуслар
Күпсенгәндә шатлык бөртегем,
Күз дә йоммый таңны көткән чакта…
Сөртәм төннең чыклы керфеген!..

Һәм… Иртәмә кояш элеп куям!
Ай сүнмәгән килеш офыкта.
Ике офык арасыдай гомер.
Офык арасында күп нокта…

Нигә йөздә еллар эзе кала?!
Ә җан яп-яшь. Һаман шул килеш!
Йөрәк тулы яшь бөреләр чыңлый!-
Елдагыча! Тагын унсигез!!!

Эльмира Җәлилова

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт